2019 елның 12 декабрендә В. И. Абрамов исемендәге туган як музеенда Ватан Геройлары көненә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сугыш юллары буйлап" исемле хәрби-патриотик квест-уены узды. 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Ленинград оборонасында "катнаштылар", разведчиклар белән мөһим разведка мәгълүматларын штабка илтеп бирергә "булыштылар". Уен барышында, кыскача күзәтү экскурсиясеннән соң, балалар логик мәсьәләләрне чиштеләр, зирәклектә һәм эрудициядә ярыштылар, практик биремнәр үтәделәр. Команда капитаны Владимир Комлев җитәкчелегендәге "Кызыл байрак" командасы җиңде. Иң төз атучы Медвежонкова Анна булды, ул музейдан махсус бүләк алды. Чараның кунагы - мәдәният бүлеге җитәкчесе А. Г. Соловьев.