Универсаль элемтә хезмәтләренең уңайлылыгын арттыру кысаларында Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты сезгә 2019 елның 15 ноябреннән "Ростелеком” ААҖ Россия Федерациясе кәрәзле операторларының барлык номерларына универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннарыннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгаруын хәбәр итә.
Универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннары социаль вазыйфаны башкара – бу күп кенә еракта урнашкан һәм барырга авыр булган торак пунктларда әлегә кадәр бердәнбер элемтә чарасы. Универсаль элемтә хезмәтләренең кирәклеген һәм мөһимлеген исәпкә алып, сезгә яңа мөмкинлекләр турында хәбәр итәбез.