Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчеләрнең 11 айлык эшенә йомгак ясадылар.
Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча лидерлар булдыылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагына йомгак ясадылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Чарада муниципаль районнарның терлекчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре
Ленар Гарипов катнашучыларны терлекчелек тармагының 11 айлык эш йомгаклары белән таныштырды
Үзенең чыгышында ул игътибарны
сөт һәм ит җитештерү, шулай ук хуҗалыкларның эшен анализлау мәсьәләләренә юнәлдерде.
Бүгенге көндә республика территориясендә мөгезле эре терлекләр саны -
707,7 мең, шул исәптән сыерлар саны - 238,6 мең,
дуңгызлар-453 мең, сарыклар һәм кәҗәләр - 53 мең, кош-корт - 15,2 млн., атлар 19,4 мең баш тәшкил итә.
Киңәшмә барышында бу елның 11 аенда мөгезле эре терлекләр санын арттырган лидер районнар аталды. Болар - Мамадыш
(+4287 баш), Саба (+1878), Балтач (+1187), Әтнә
(+793), Бөгелмә (+782), Балык Бистәсе (+542), Баулы
(+389), Тукай (+300), Тәтеш (+221) һәм Кукмара (+179) районнары.
Терлекләр санын киметүгә юл куйган районнарга шелтә белдерелде.
Бу елның 11 аенда авыл хуҗалыгы берләшмәләре 1239 мең тонна
сөт (узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 104%),
365,6 мең тонна ит (103%), шул исәптән 89,3 мең тонна мөгезле эре терлек ите (99%), 84,2 мең тонна дуңгыз ите (106%), 190,1мең тонна кош-корт ите (103%) җитештерде.
Республикада 10 декабрьгә тулай көнлек савым күләме
авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 3427,4 тонна тәшкил итә.
Сөт җитештерү буенча беренчеләр арасында Балтач, Әтнә, Түбән Кама, Кукмара, Алексеевск, Актаныш һәм Саба районнары билгеләп үтелде,
Ит җитештерү буенча иң яхшы динамиканы Биектау, Мамадыш һәм Кукмара районнары күрсәтте.
Чыгышының ахырында Ленар Гарипов мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 650 граммнан кимрәк булган районнарны атады.
Болар - Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Кама Тамагы, Лаеш, Кайбыч, Апас һәм Югары Ослан районнары.
Моннан тыш, киңәшмә барышында мөгезле эре терлекләр санын яңарту һәм тулыландыруга йомгак ясалды.
Бу эшне оештыру турында терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов сөйләде.
Киңәшмә ахырында район вәкилләрен сөт җитештерүчеләр берлеге тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлләрдә катнашырга чакырдылар.
Чара 17 декабрьдә «Кызыл Шәрыкъ» акционерлык җәмгыятенең «Карга» сөт комплексы базасында узачак.
Гаризалар 8927407994 телефоны буенча кабул ителә.
Шулай ук сөт терлекчелегендә идарә итү һәм ашату буенча консультант
Алексей Волков Әтнә районының «Уңыш» АФ ҖЧҖ мисалында катнашучыларга эш процессларын оештыру механизмын
күрсәтте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте