Татарстан Республикасы Алексеевск районында клиентлар бүлеге (бүлек хоркукында) искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.
Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиентлар хезмәтендә яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша “Иминиятләштерүчене алыштырудан баш тарту турында хәбәрнамә» бирергә кирәк, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза кирәклеген дә онытмаска кирәк. Ул Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр тарафыннан бирелә (электрон квалификацияле имзаны ничек алу һәм куллану турында тулырак мәгълүмат).
Пенсия тупланмаларын яңа фондка күчерү турында гаризалар кабул итү 1 декабрьдә тәмамланды. Якынча мәгълүматлар буенча республикада 2900 дан артык гариза бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондын вакытыннан алда алыштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү – 2019 елдан кертелгән яңа чараларның берсе. Моннан тыш, пенсия тупланмаларын күчерү турында гариза бирергә мөмкин булган каналлар исемлеге дә чикләнгән. Ике үзгәреш тә пенсия тупланмалары акчаларын күчергәндә мөмкин булган югалтулар турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук аларны бер иминияләштерүчедән икенчесенә күчергәндә алдау очракларын булдырмауга юнәлдерелгән.