Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Быелгы ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен узган еллардагыга караганда уңышлырак булды, дип әйтсәк тә була.
Марат Җаббаров хәбәр итүенчә, республика АПКсында соңгы 10 айда уртача хезмәт хакы 26,5 мең сум булган, азык сәнәгатен дә кертеп, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча - 24,9 мең сум, бу уртача республика икътисадыннан 69% тәшкил итә.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республика уртача хезмәт хакы буенча 14 төбәк арасында 4 нче урында тора, аннан алда Пенза, Мари Иле, Мордовия. Шул ук вакытта быел республика ике урынга алгарак чыкты.
Авыл хуҗалыгы тармагында өстәлгән бәяне арттыруның төп чыганагы хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдән гыйбарәт, ә бу инде җитештерелгән товарның бер хезмәткәргә туры килә торган саны.
Ул уртача хезмәт хакы 1,5 мәртәбә арткан районнарга аерым тукталды, мәсәлән, Мөслим муниципаль районында мондый үзгәреш районга инвестор килгәч барлыкка килә. Биредә белгечләрнең айлык хезмәт хакы 70 мең сумга кадәр җитә, ә механизаторларныкы – 36 мең сум.
Кайбер районнар эре инвесторларсыз да бик калышмыйлар, болар - Әтнә, Балтач, Саба районнары. Аларның хезмәт хакы динамикалы үсә һәм район икътисадының башка өлкәләреннән күпкә калышмый, бу инде хуҗалыкларның эчке резервлар белән яхшы эшләүләрен күрсәтә.
Арча районынын “Возрождение” (“Яңару”) ҖЧҖсында терлекләрне ашатуны оештыру буенча санлы программа гамәлгә кертелгән. Терлек азыгы өләшүдәге механизаторның айлык хезмәт хакы оклад рәвешендәге төп өлештән һәм норматив таләпләрне үтәүгә бәйле премиядән тора һәм ул 56 мең сумга кадәр җитә.
Аның сүзләре буенча, хезмәт өчен түләү системасын эшләгәндә түбәндәге принциплар алынырга тиеш: хезмәткә түләүнең башкарыла торган эшләрнең характерына туры килүен тәэмин итү, АПКда эшләүнең абруен күтәрү һәм кадрлар потенциалын саклап калу.
Үсемлекчелек тармагында, хезмәт өчен түләүнең төп төреннән тыш, кызыксындыру һәм компенсацияләү характерындагы өстәмә түләүләр дә кулланыла. Мондый алым Яңа Чишмә, Биектау районнарында нәтиҗәле файдаланылды.
Ул шулай ук, агросәнәгать комплексы хезмәткәренең абруен күтәрү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы комбайнчы” конкурсы үткәрелә, диде, 2019 елда приз фонды 25 млн. сум иде, республиканың 500 иң яхшы комбайнчысы премияләр алдылар.
Тармак белгечләре өчен ел саен “Һөнәри осталык конкурсы” үткәрелә, «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы икътисадчы» номинацияләрендә АПКның 100 иң яхшы белгече 100 әр мең сум премия белән бүләкләнәләр.
Агросәнәгать комплексының барлык икътисадчыларын шул программа аша укыту планлаштырыла.
2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) үзгәрүгә бәйле рәвештә, билгеләнгән МРОТ нигезендә тариф ставкаларын арттырып, җитештерүнең барлык тармакларында куллану өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хезмәткә түләү буенча күрсәтмәләр эшләнде һәм районнарга җиткерелде. Бу хезмәт хакын арттыру юнәлешендә эш алып баруга ярдәм итәчәк.
2020 елның беренче кварталы йомгаклары буенча язгы кыр эшләре башланыр алдыннан тәкъдим ителгән күрсәтмәләрне хезмәт хакын исәпләгәндә куллануга карата күчмә мониторинг уздырылачак.