Бөтен Россия кызыксына

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Алексеевскида федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре -журналистлар делегациясе булып китте. Кызыксыну предметы - район үзәгендә яңа чистарту корылмалары төзү. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский район үзәге территориясендә заманча чистарту корылмалары төзелешенең барышы турында сөйләде. Объекттагы эшләр федераль һәм республика бюджетыннан финансланган һәм «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында алып барыла.

Яңа чистарту корылмаларын 2020 елның җәендә файдалануга тапшырачаклар. Программаны финанслауның гомуми күләме 130782,2 мең сум тәшкил итә. Объектны модернизацияләү нәтиҗәләре буенча   пычранган юынтык суларны агызу киметү елына 365 мең куб. метрга кимиячәк.  Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары Анатолий Абакумов объектны төзү зарурлыгы моннан биш  ел элек өлгереп җитүен, чөнки шәһәр тибындагы бистәнең киңәюен, яңа микрорайоннар барлыкка килүен һәм халык саны артуын билгеләп үтте. Хәзер бистәдә 12 мең кеше яши. Искергән чистарту корылмалары бу эшне башкара алмый башлады, яңаларын төзү киләчәктә торак пунктны үстерүгә исәпләнгән.

Хәзерге вакытта объектта гомуми мәйданы 1205,6 кв.м лы 2 җитештерү корпусы, ләм утырткычы монтажланган. Гомуми озынлыгы 1,8 км лы суүткәргеч һәм канализация челтәрләре сузылды. Каты көнкүреш калдыклары һәм АБК өчен мәйданчык   фундаментлары әзерләнгән. Ике газ казаны һәм газ бүлү шкафы монтажланган, җылыту системасын монтажлау эшләре бара. Быел төзү-монтаж эшләре тәмамланачак. Хәзерге вакытта җиһазлар кайтарыла. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында ташландык суларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән сигез чара тормышка ашырыла.Визит кысаларында район кунаклары Алексеевск нәфис әйберләр  туку фабрикасында һәм  Чиркәүдә  булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International