Приютка бүләк

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов “Кайгырту” балалар һәм яшүсмерләр приютының ишегалды зонасын төзекләндерүгә спонсорлык итте.

Алексей Алексеевич күп еллар дәвамында авыр хәлдә калган балаларга хәйрия ярдәме күрсәтте, ә хәзер ул, республика шәһәрләрендә һәм бистәләрендә ишегалларын төзекләндерүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның  инициативасын яклап, үз акчасына волейбол һәм стрит-баскетбол өчен спорт җиһазлары һәм балаларга уен комплексы сатып алып монтажлады, шулай ук приют ишегалдына ком китертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International