Алексевскида мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегендә театральләштерелгән концерт булды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе артистлары үзенчәлекле балалар өчен театр тамашасы элементлары белән матур бәйрәм концерты күрсәттеләр. Тамашачылар арасында шулай ук башлангыч мәктәп укучылары да бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин район башлыгы Сергей Демидов исеменнән Нина Кузьминична Седова җитәкчелегендәге инвалидлар җәмгыяте активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. «Без бергә!» дигән чара кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән барлык балалар да район җитәкчелегеннән тәм-томнар тутырылган пакетлар алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International