4 декабрьдә 11 нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яздылар. Эшне уңышлы башкару балаларга дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыруга рөхсәт алырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел егетләр һәм кызларга үз фикерләрен ««Война и мир» – к 150-летию великой книги», «Надежда и отчаяние», «Добро и зло», «Гордость и смирение», «Он и она» темаларының берсенә бәян итәргә туры килде. Биремне үти алмаучылар моны өстәмә срокларда - 5 февральдә һәм 6 майда эшләячәкләр.