Район башлыгы Сергей Демидов "Заря" ("Таң") газетасына язылу кампаниясен хуплады

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

 

 

Район башлыгы Сергей Демидов "Заря" ("Таң") газетасына язылу кампаниясен хуплады. Сергей Анатольевич газетаны Алексеевск һәм Биләрдән берничә күп балалы гаиләгә яздырды. Кайбер яшь җитәкчеләр  "Подписка бүләк ит" хәйрия акциясендә катнаштылар. Быел «Заря» га Русакова Елена (Ак Барс), Гайсин Марат (ПИЗО) һәм Афанасьева Марина (Зур Полянка авыл җирлеге җитәкчесе), Рифкат Сөләйманов (мәгариф бүлеге җитәкчесе) язылды инде. Бу җитәкчеләр газетаны  шулай ук берничә күп балалы һәм аз керемле гаиләгә дә яздырдылар. Бу - Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан менә дигән бүләк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алексеевскилылар күбрәк альтернатив язылуга өстенлек бирәләр -  бу район газетасын 450 сумга гына алдырып була дигән сүз. Әлеге очракта газета укучыларыбызга газеталарның яңа саннарын безнең редакциядән үзләренә килеп алырга кирәк булачак. 200 дән артык алексеевскилы безнең альтернатив абунәчеләребез булды инде. Шул исәптән мәгариф, хокук тәртибен саклау, Россия Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре дә. Авылларда почта бүлекчәләре эшендәге  проблема турында белеп, без район халкына газетага альтернатив язылу тәкъдим итәргә әзер. Редакция хезмәткәрләре газета саннарын авыл Советлары биналарына яки авыллардагы азык-төлек кибеләренә илтеп җиткерәчәкләр. Моның өчен авыл халкына  язылырга теләүләре  турында җирле авыл Советына яки редакциягә 2-57-30 номеры буенча шалтыратырга  кирәк. Район газетасын укыгыз! Вакыйгалардан хәбәрдар булып торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International