Алексеевскилылар "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан” Халыкара махсус күргәзмәсендә катнаштылар.
4-6 декабрьдә "Казан-Экспо" күргәзмә комплексы территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан” XlX Халыкара махсус күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә безнең районны район үзәгенең өченче мәктәбе педагогы Николай Матвеев һәм укучы Роман Фомин тәкъдим итә. Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбе вәкилләре халыкара дәрәҗәдәге әлге күләмле чарада ел саен катнашалар. Бу күргәзмә материалларны эшкәртү һәм машина төзелеше технологиясе өлкәсендә мөһим вакыйга булып тора, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Идел буе сәнәгатен үстерүгә гаять зур өлеш кертә.