Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Зур гаиләгә яңа өй
2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Урманасты Шунталысы авылында тантаналы һәм озак көтелгән вакыйга булды: күпчелек әгъзасы мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләр булган Зариповлар гаиләсенә район җитәкчелеге һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлеге ярдәмендә торак бирелде.
Дүрт кешедән торган әлеге гаилә әле күптән түгел генә зур булмаган, ярым җимерек, газы да, суы да кермәгән, миче төтенли торган, түшәмнәре күптән черегән һәм теләсә кайсы вакытта ишелеп төшәргә мөмкин булган, кыскасы, авария хәлендәге һәм куркыныч тудырып торучы өйдә яши. Мондый шартларда яшәү мөмкин булмый, һәм шул чагында ике балалы (кызы Алсу һәм балигъ булмаган улы Илсаф), әле тагын 45 елга якын терлекчелектә эшләгән карт әнисен дә караучы икенче группа инвалид Әнисә Зарипова Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетына һәм авыл җирлеге башлыгы Алик Җиһаншинга мөрәҗәгать итә.
Бүтән фатир алуда ярдәм күрсәтүне сорауга озакламый уңай җавап алына, һәм бер айлар чамасы вакыт узгач, гаилә иркен, нык, газы кергән өйгә күченә. “Без, үз тормышыбыз һәм балаларыбыз тормышы өчен куркып, 30 елга якын иске өйдә яшәдек,–дип сөйли Әнисә.–Моннан соң да инде болай яшәргә түземлегебез калмады, һәм без хат язарга карар иттек. Районнан комиссия килде, тикшерде. Өй яшәү өчен яраксыз, дип табылды. Безгә бу проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә вәгъдә бирделәр һәм вәгъдәләрендә тордылар... Әнием, балаларым һәм үзем өчен шатланып туя алмыйм. Безнең турыда кайгырткан бөтен кешегә, шул исәптән безнең өчен кайгырган һәм һәртөрле булышлык күрсәткән авылдашларыбызга рәхмәт”.
Хәзер Зариповлар гаиләсендә якты һәм җылы, алар үз хуҗа-лыклары белән шөгыль-ләнәләр – тавыклар, казлар, үрдәкләр, сарыклар асрыйлар. Моның өчен өй янәшәсендәге зур сарай бик ярап куя. Яңа урын хуҗаның мәчесе күңеленә дә хуш килгән–иске өйгә ул әйләнеп тә карамый, чөнки җылы торба янында тиз суына торган мич янындагыга караганда күпкә рәхәтрәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
17 майга һава торышы фаразы
Алмашынучан болытлы һава. Явым - төшемсез.
16
май, 2026 ел
Алексеевскида «Алексеевские перезвоны»XXIV чаң чыңы фестивале узды
Җәмигъ мәйданында Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан чаң кагучылар җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз