Алексеевск  укучыларына  авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортларының  өстенлекләре турында сөйләделәр

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

 

Район мәдәният йортында аграр көллият студентлары һәм мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Район мәдәният йорты фойесында аграр көллият үз экспозициясен тәкъдим  итте, анда үз эшчәнлегенең юнәлешләрен күрсәтте. Н.Э.  Бауман  исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе    һәм Казан аграр университеты вәкилләре булачак абитуриентларны үзләренең уку программалары белән таныштырдылар һәм югары уку йортларында алар  алырга мөмкин булган белгечлекләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International