Алексеевскида үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Алексеевскида үзара салым мәсьәләсе буенча референдум уза.
 Иртәнге 7 дә барлык сайлау участоклары да ачык иде инде. Район үзәге халкы киләсе елга бистәнең үсеше нинди булачагын билгели. Тавыш бирүдә   "Сез 2020 елда район үзәгендәге балигъ булган һәр кешедән 500 сум күләмендә үзара салым кертергә  ризамы?” -  дигән сорау тора.  

Җыелган акчалар республика бюджеты хисабына дүрт тапкырга арттырылачак.
Киләсе елда үзара салым акчаларын бистә эчендәге юлларны төзекләндерүгә һәм карап тотуга, балалар мәйданчыклары сатып алуга, урамнарны һәм ял зоналарын төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә, һәйкәлләр төзүгә һәм төзекләндерүгә, зиратларны карап тотуга һәм төзекләндерүгә, суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен төзүгә һәм реконструкцияләүгә сарыф итү планлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер категория гражданнардан акча җыелмаячак.
Сайлау участоклары кичке 8 гә  кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International