Идарәче кампания яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау  мөмкинлекләре турында

2019 елның 29 ноябре, җомга

Алексеевск районындагы  клиентлар хезмәте  хәбәр иткәнчә,  гражданнар иминләштерүчене алмаштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки Россия Пенсия фондына күчүне дә кертеп, иминиятләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү, шулай ук иминиятләштерүчене алмаштыру һәм иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турындагы хәбәрнамәләрне кабул итү хәзер ике юл белән - дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, электрон документ рәвешендә башкарыла.

  • Хәзер дәүләтнеке булмаган пенсия фонды да, күп функцияле үзәк тә мондый гаризаларны кабул итми, ягъни Россия Пенсия фондыннан тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә яки бер фондны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына алыштырырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Бу төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фонды агентларының эшчәнлеге белән бәйле, алар клиентларны һәрвакытта да нәзакәтле ысул белән җәлеп итми, еш кына гражданнарга вакытыннан алда күчкән очракта инвестицион керемнең мөмкин булган югалтулары турында мәгълүмат җиткерелмәгән яки ул чынбарлыкка туры килмәгән.

Тупланмаларны югалтуларсыз биш елга бер тапкырдан да ешрак алмаштыру кирәк түгел, югыйсәбулачак пенсионеринвестиция керемен югалту рәвешендә зыян күрәчәк. 2019 елда пенсия тупланмаларын югалтуларсыз күчерү башка иминиятләштерүчегә 2015 елда күчкәнгражданнарга гына файдалы. Мәсәлән,иминиятләштерүчене алмаштыру турында гаризаны 2014 елда яздылар, ә 2015 елда сезнең гаризагыз буенча акчагыз башка фондка күчте, шул рәвешчә,иминиятләштерүчене алмаштыру һәм шуның белән инвестиция керемен саклап калу өченгаризаны 2019 елда язарга кирәк, ә акчаны 2020 елда күчерәчәкләр.

 Калган очракларда сүз срогыннан элек күчү турында бара, күчү инвестиция керемен ким дигәндә бу елгыныкын югалту белән яный.

Әйтергә кирәк, пенсияг ә чыкмаган 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарның, шулай ук  пенсия тупланмаларын софинанслау программасында катнашучыларның тупланма пенсиясе  формалаша.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International