2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына (РФ административ хокук бозулар турындагы 28.6 маддәнең 3 нче бүлеге) үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә карар нөсхәләре, шулай ук, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең төбәк порталларын кулланып, мондый затны идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәм системасында теркәгән һәм мондый затның ризалыгы булган очракта, затка электрон документ формасында җибәрелергә мөмкин.
2019 елның августыннан яңа сервис автомобиль йөртүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәт күрсәтә ала. Ә хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) мәгълүматлар булганда 2 минуттан да артык вакытны алмый,
ЕСИА - ул Россия Федерациясендә дәүләт мәгълүмат системаларындагы мәгълүматка үтеп керүгә рөхсәт бирә торган мәгълүмат системасы. ЕСИАны шартлы рәвештә РФ Дәүләт хезмәтләре кебек сайтларда электрон рәвештә авторизация бара торган "электрон паспорт " дип атарга була.
ЕСИА стандарт хисап язмасын 2 ысул белән теркәргә мөмкин:
Беренчесе: гражданин үзе, өйдән чыкмыйча гына, gosuslugi.ru сайтында яки электрон рәвештә карарлар алу хезмәтен рәсмиләштергәндә теркәлә, аның ЕСИАсы булмаган очракта система автомат рәвештә аны булдырырга тәкъдим итәчәк һәм алга таба логин һәм парольне уйлап табарга, шулай ук кечкенә генә анкета тутырырга кирәк булачак.
Икенче ысул: гражданин республиканың теләсә кайсы күп функцияле үзәгенә, Алексеевск ш.т. б. , Совет мәйданы, 2 нче йортка мөрәҗәгать итә. Ике очракта да нибары паспорт һәм СНИЛС кына кирәк.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында электрон рәвештә карарлар алу өчен, ЕСИАның стандарт язмасын кулланып, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталындагы «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегенә язылу да җитә.
Транспорт чаралары хуҗалары өчен уңайлык түбәндәгечә:
- шәхси вакытны экономияләү һәм карарның күчермәләрен алу өчен почта элемтәсе бүлегенә барырга кирәк булмау;
- бозу турында тулырак мәгълүмат алу;
- карарны ул чыгарылган көнне алу;
- штрафны ташламалы чорда түләү мөмкинлеге.
Шулай итеп, электрон рәвештә бары тик Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото - һәм видеотеркәү комплексларыннан алынган белешмәләр нигезендә чыгарылган штрафлар турында карарлар гына алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында бу түбәндәгечә күренә:
1. Сезгә язылу һәм административ хокук бозулар турында электрон карарлар алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.