Пьедестал - безнеке!

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе


Алексеевскиның «Темп»  спорт комплексы  яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ТР беренчелеге ярышында катнашучыларны кабул итте. Ярышлар  14 ноябрьдән 17 сенә кадәр дәвам итте. Алексеевск районыннан берьюлы ике команда:  Диана Захарова һәм Борис Малафеев командалары тәрбияләнүчеләре   катнашты. Иң яхшылар исеме өчен 10 команда ярышты. Киеренке уеннар нәтиҗәсендә командаларыбыз призлы дүртлеккә керә алдылар. Ике алексеевскилы командасына ярым финал уенында очрашырга туры килде. Бу очрашуда Борис Андреевич тәрбияләнүчеләре  җиңүгә иреште. Өченче урын өчен матчта Захарова Диана тәрбияләнүчеләре, Питрәч районы спортчыларын җиңеп, беренчелекнең бронза призерлары булдылар. Алексеевскилылар “алтын”ны күрше Лаеш районы командасына бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International