Бу елның августыннан автомобиль хуҗалары юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплекслары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Гамәлдәге законнар нигезендә, административ хокук бозу турындагы эш буенча карарның күчермәсе, чыгарылган көннән алып өч көн эчендә почта аша заказлы хат белән җибәрелә.
Бу елның августыннан башлап яңа сервис автомобиль йөртүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәт күрсәтәчәк. Ә хезмәт күрсәтү ике минуттан да артык рәсмиләштерелми, Исегезгә төшерәбез, ЕСИА стандарт хисап язмасын ике ысул белән теркәргә мөмкин:
1) граждан мөстәкыйль рәвештә теркәлә;
2) граждан республиканың теләсә кайсы күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итә.
Ике очракта да нибары паспорт һәм СНИЛС кына кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында электрон рәвештә карарлар алу өчен, ЕСИА стандарт язмасын кулланып, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталындагы "ЮХИДИ хезмәтләре" бүлегенә язылу да җитә.