Бүген Скандинавия йөреше техникасын үзләштерү өчен урамга йөзгә якын алексеевскилы чыкты.
Район ветераннар советы откан грант ярдәмендә район үзәгендә яшәүчеләргә шундый мөмкинлек туды. Совет рәисе Елена Макарихина сөйли:
- Республика грантыннан алынган акчага без Скандинавия йөреше өчен 70 пар таяк, шулай ук спорт киеме - футболка сатып алдык. Безнең планда - спортның бу төре белән системалы шөгыльләнүне оештыру. Без өлкән буынның сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик культурага тартылуда яшьләр өчен үрнәк булуын телибез.
Бүген исә бу юнәлешне үзләштерергә теләүчеләр район мәдәният йортына җыелды. Массакүләм чара башында җыелучыларны "Кайгырту" да тәрбияләнүчеләр сәламләде, алар өлкән буын омтылышларының дәвамчанлыгы символы булып торалар. Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм хатын-кызларны Әниләр көне белән котладылар. "Вдохновение" ветераннар хоры тамашачыларга берничә җыр бүләк итте. Аларга кушылып, бөтен
зал җырлады. Сәламләү сүзеннән соң практик өлеш старт алды. Татьяна Гайсина Скандинавия йөреше техникасын үзләштерү буенча мастер-класс үткәрде. Физик разминкадан соң флешмобта катнашучылар, урамга чыгып, Скандинавия йөреше стиле белән дистанцияне үттеләр.
Сез дә кушылыгыз!