Алексеевскилылар - республика экология конкурсында җиңүчеләр велосипедлар һәм фотоаппаратлар алдылар.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 Республика экология конкурсында җиңүчеләр велосипедлар һәм фотоаппаратлар алдылар.

“Мәктәп экопатруле”  бишенче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы  2019 елның 20 ноябрендә Казан шәһәренең “Мәскәү” мәдәни үзәгендә булды. 2 нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары Крохин Макар, Крохина София, Турсен Евгений һәм 1 нче Алексеевск урта мәктәбе укучысы Хәсәнова Диләрә  анда актив катнашты..Укучылар бер елда экологларга  чүп-чар өемнәре турында 1500 дән артык хәбәр җибәрделәр. Аларны котлыйбыз һәм иҗат уңышлары,районыбызның барлык укучыларына  актив катнашуларын һәм җиңүләрен телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International