Ярышлар 21-23 ноябрьдә Алексеевск спорт комплексы базасында узды. Җиңү өчен 11 команда көч сынашты. Алексеевск спортчылары, ярым финалга җитеп, Буа командасы белән очраштылар. Егетләребез 2:0 исәбе белән ышанычлы җиңүгә ирештеләр. Беренчелекнең " алтын»ы өчен яшь спортчылар мамадышлылар белән көрәште һәм җиңү яулады!
Ярыш нәтиҗәләре:
1 нче урында - Алексеевск районы (тренерлары Евгений Тафинцев, Марат Абдуллин, Алексей Елдашев);
2 нче урында - Мамадыш районы;
3 нче урында - Буа районы.