Бүген тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Бу чара ЗАГСта узды.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Сөниева яшь әти-әниләргә теләкләрен җиткерде:
- Кадерле әти-әниләр! Гаиләдә бала туудан да мөһимрәк вакыйга бармы икән! Сабый дөньяга килгән вакытта сезнең йөрәкләрегез шатлык, дулкынлану, горурлык хисе белән тула. Бу мизгелдән улыгыз һәм кызыгызның нинди кеше булып үсәчәге өчен бары тик сез генә җаваплы.
Хөрмәтле әтиләр! Гаиләгезне саклагыз, йортыгызда иминлек һәм үзара аңлашу шартлары булдырырга тырышыгыз.
Хөрмәтле әниләр! Сез балаларын яратучы әниләр генә түгел, ә аларның игелекле, зирәк остазлары да булыгыз.
Сертификатларны тантаналы рәвештә Алексеевск районы башлыгы урынбасары Галина Белова һәм Алексеевск районындагы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлкәй Әхмәтова тапшырды.
Бу көнне Дырыгиннар, Никитиннар, Кудряшовлар, Зверевлар һәм Палеевлар гаиләләре исеменә матур теләкләр яңгырады.
Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләләргә - ныклык һәм зирәклек, ә сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек телибез.