Алексеевск районында «Бердәм Россия көннәре» төбәк партия проекты һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнен бәйрәм итү кысаларында «Мәзәк аю» («Забавный медведь») исемле балалар конкурсы старт алды.
Конкурс 11-24 ноябрьдә узачак. Җиңүчене эксперт комиссиясе билгеләячәк.
Конкурсның төп темасы буларак, туган якка мәхәббәт, Россиянең бай мәдәни мирасы өчен горурлык хисе, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенә карата мәхәббәт, аның символына хөрмәт тудыруга юнәлтелгән иҗади потенциалны үстерү максатында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе символы булган аюны ясау яки тасвирлау тәкъдим ителә.
Иҗади бәйгедә теләге булган 10 яшькә кадәрге бөтен бала катнаша ала. Рәсемнәр һәм кулдан ясалган әйберләр 2019 елның 24 ноябренә кадәр партиянең җирле башкарма комитетына китерелә, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Алексеевск штб., Совет мәйданы, 2 нче йорт.