17 ноябрьдә Казандагы "Оргсинтез" йөзү бассейнында йөзү буенча "Сәламәтлек марафоны" республика спартакиадасы финалы узды.
Ярышларда 12 команда катнашты. Ярышлар программасы буенча 100 м лы дистанциядә - 2007-2008 елгы кызлар һәм малайлар; 200 м лы дистанциядә комплекслы йөзү буенча 2003-2004 елгы кызлар һәм егетләр, 100 м лы дистанциядә 18-35 яшьлек эшче яшьләр һәм 50 м лы дистанциядә өченче яшь вәкилләре катнашты. Шулай ук барлык категориядә ирекле стиль белән 4х50 м лы эстафета һәм 10х50 м лы муниципаль эстафета узды. Тренер Анатолий Синтюрев хәбәр иткәнчә, ярыш нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы командасы түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
18-35 яшьлек эшче яшьләр категориясе:
1 нче урында - Константин Лифанов,
3 нче урында - Мария Кубышкина һәм
өченче буын вәкиле Сергеев Валерий Ермолаевич.
4х50 м лы эстафетада 18-35 яшьлек эшче яшьләр категориясе:
1 нче урында - Лениногорск,
2 нче урында - Алексеевск,
3 нче урында – Казаньоргсинтез.
10х50 м лы муниципаль эстафетада (12 команда арасыннан):
1 нче урында - Лениногорск,
2 нче урында - Түбән Кама – нефтехим,
3 нче урында – Казаньоргсинтез,
4 нче урын – алексеевскилыларда.
Ярышта барлык катнашучыларга спартакиада партнерыннан медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.