Референдум датасы
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында»гы 2002 ел, 12 июнь, 67-ФЗ санлы Федераль законның 15 нче маддәсе нигезендә Алексеевск шәһәр җирлеге Советы 2019 елның 9 октябрендә Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә яшәүче гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрү датасын 2019 елның 1 декабренә күчерү турында карар кабул итте. Кабул ителгән карар белән Алексеевск муниципаль районы сайтында Интернет челтәрендә, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталында танышырга мөмкин.