Кадрларны ресурс үзәгендә әзерлиләр

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевскида Россия кооперация университетының Казан кооператив институты һәм Татарстан Республикасының Алексеевск, Әлки муниципаль районнары хакимиятләре арасында кооперацияне үстерү ресурс үзәге эшендә катнашу ниятләре турындагы беркетмәгә кул куелды.
Үзәк кооператив хәрәкәте өчен кадрларны күп баскычлы әзерләү системасында - укыту һәм мәктәп кооперативларында беренче практикадан алып кооперация предприятиеләрендә эшкә урнашканчыга кадәр интеграцияләүче буын булачак  ресурс үзәге уникаль белем бирү методикасы нигезендә эшләячәк.
Безнең районга РФ Центросоюз   берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов җитәкләгән делегация килде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.
Район башлыгы Сергей Демидов кунакларны Левашево авылында республика программасы кысаларында төзелгән модуль тибындагы авыл кибете мисалында халыкка хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре белән таныштырды. Шунда ук Алексеевск районы кулланучылар
җәмгыятенең автолавкалары да тәкъдим ителде. Халыкка хезмәт күрсәтүдә авыл кибетләре һәм автолавкалар бергәлеге, асылда,  - Татарстанның уникаль тәҗрибәсе. Шуның аркасында сәүдә хәтта төбәкнең иң ерактагы авылларын да колачлаган. Бу, үз чиратында, авылда тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.
Кунаклар шулай ук Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр базасында булдылар, әзерләү эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләре белән таныштылар. Кунакларга дару-техник чималы, йон һәм тире склады күрсәтелде. Күзәтү программасының чираттагы пункты җирле азык-төлек комбинаты булды. Анда ук үзләре җитештергән продукция, атап әйткәндә, ит продуктлары, икмәк-күмәч әйберләре, балык продукциясе, лимонад күргәзмәсе
 оештырылган иде. Аннары район мәдәният йорты базасында "Авылның  тормыш рәвешен саклап калу факторы буларак кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге» темасына семинар булды. Кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге моделен формалаштыру, мәктәпләр базасында булдырылган яшьләр кооперативларына төрле ресурслар бирү мөмкинлеге турында җентекләп сөйләшенде. Шулай ук гомуми урта  белем бирү мәктәпләре базасында профильле кооператив сыйныфлар булдыру турында да сүз чыкты. Тармак өчен кадрлар әзерләү фикер алышу өчен төп мәсьәлә  булды.
Шуннан соң Россия кооперация университетының Казан кооператив институты һәм Татарстан Республикасының Алексеевск, Әлки муниципаль районнары хакимиятләре арасында кооперацияне үстерү ресурс үзәге эшендә катнашырга ниятләү турындагы беркетмәгә тантаналы төстә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International