Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшеп гомерләрен биргән һәркемне бер минут тынлык белән искә алсак, 38 ел тын торырга туры килер иде.
Район үзәгенең өченче мәктәбендә балалар педагог-остаз Ольга Николаевна Боровикова җитәкчелегендә "Хәтер" тарихи клубын тәкъдим иттеләр. Ата-аналар гомуми мәктәп комитетына һәм чакырылган укучыларга бәйрәмнең чишмә башы - Халыклар бердәмлеге көне турында сөйләделәр. Болгавыр 17 нче гасыр турында Кәбирова Камилла һәм Бәдретдинов Артем зур кызыксыну белән бәян иттеләр.
Аннан соң өлкән сыйныф укучылары - "Хәтер" мәктәп патриотик клубы әгъзалары тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы җитәчәге турында искә төшерделәр. Педагоглар һәм балалар үзләре иҗат иткән музей композициясе белән озак вакыт дәвамында танышырга узган еллар тарихы артефактлары мөмкинлек бирде. Биредә Икенче бөтендөнья сугышы чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге танып-белү экспозициясе урнашкан.
- Тарихи-патриотик клуб булдыру идеясе күптән барлыкка килде , - дип сөйли тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Николаевна, - музей бөртекләп җыелды. Менә бүген без Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткән якташларыбызның тарихын үз эченә алган проектыбызны тәкъдим итәргә әзербез. Бигрәк тә шуны билгеләп үтәсе килә, балалар минем тарихи клуб оештыру тәкъдимемне бик теләп кабул иттеләр. Бу бүгенге көннең иң чын ватанпәрвәрләре, алар үз исемнәрен көндәлек тырыш хезмәтләре белән расларга әзерләр. Бүген, якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, без проектыбызга старт бирдек. Безнең планда - район оешмалары һәм предприятиеләре базасында чыгыш ясау. Чөнки безнең, тыныч күк астында яшәүче буынның,иң мөһим һәм изге бурычы - ул тынычлык һәм сугыш тарихы турындагы истәлекне саклап калу.