Сәламәтлек уколы: ризамы, әллә каршымы

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бу  елның соңгы 43 атнасында Алексеевск районында каты респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруларның 33 очрагы теркәлде.
Авырулар санының дәрәҗәсе барлык яшь категорияләре буенча да эпидемия бусагасыннан түбәнрәк. Грипп очраклары да теркәлмәгән. Шулай итеп, хәзер гриппка каршы прививкалар алу өчен иң уңайлы чор. Чөнки ясалган прививкадан соң иммунитет авырулар саны  артканчы формалашырга тиеш. Без алексеевскилылар арасында сораштыру үткәрдек һәм алар прививкаларны ясыйлармы-юкмы икәнен, мондый профилактик чараларга ничек карауларын белдек.

Ольга ЗАЙЦЕВА:
- Гриппка каршы прививканы ел саен ясатам. Элек балаларыма да   ясата идем. Тик хәзер алар үсеп җиттеләр һәм, вакыт җитмәүгә сылтап, поликлиникага гриппка каршы укол ясатырга  бармыйлар. Бик кызганыч. Вакцина грипп белән авырган очракта авыр нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итәр, дип саныйм.

Евгений НОВИКОВ:
- Авырып китсәм, вируска каршы чаралар күрергә тырышам. Даруларның исемнәрен белмим, хатыным эчерә. Уколлардан бала чактан ук  куркам.

Гүзәл ЗАЙДАРОВА:
- Без прививканы бөтен гаиләбез белән ясатабыз. Мин ясаттырам. Балалар да, ирем дә, мин дә вакцинаны иммунитет формалашсын өчен вакытында, көз уртасында алабыз. Грипп һәм пневмония вакытында үлем очраклары турында без күп ишеттек. Шуңа күрә мин гаиләмне куркыныч нәтиҗәләрдән якларга тырышам. Ләкин шул ук вакытта без салкын тию һәм йогышлы авыруларга каршы көндәлек саклану чаралары турында да онытмыйбыз: һава торышы буенча киенәбез, авырган очракта вируска каршы даруларны вакытында кабул итәбез, витаминнар эчәбез.

Гриппка каршы прививка ясау компаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә Алексеевск районында гриппка каршы җиде меңнән артык кеше прививка ясаткан, шул исәптән 2490 бала һәм 4726 өлкән кеше.
Вакытында ясалган вакцинация грипп белән авыручылар санын киметә һәм пневмония, бронхит, отит, синусит, менингит, энцефалит, миокардит, перикардит һ. б. кебек катлаулануларны булдырмый кала.
 Беренче чиратта вакцинаны  каты респиратор вирус авырулары белән еш авыручы 60 яшьтән өлкәнрәк  кешеләр; 6 айдан зуррак һәм белем бирү оешмаларына йөрүче балалар; шулай ук медицина, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт, уку йортлары хезмәткәрләре ясатырга тиеш.
Гриппка каршы вакцинация медицина оешмаларында мәҗбүри медицина иминияте полисын беркетү урынында  бушлай үткәрелә. 7216
АЛЕКСЕЕВСКИЛЫ ГРИППКА КАРШЫ ПРИВИВКА ЯСАТТЫ ИНДЕ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International