Халык бердәмлеге көненә карата

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә Россиядә
 Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
"Яшь» бәйрәм. Россиядә беренче тапкыр
бу бөтен халык бәйрәме 2005 елның
 4 ноябрендә билгеләп үтелде.
Традиция буенча безнең районда бу датага багышланган чаралар уза. Яшь алексеевскилылар яңадан бәйрәм тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр.
Юеш Көрнәле мәктәбендә «Росквиз» ярышы узды.
Уенны оештыручы, «Бердәм Россия» партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Мария Долганова сөйли:
- "Росквиз" - ул мавыктыргыч команда уены, анда җиңү өчен логика, эрудиция, сиземләү һәм командада эшли белү кирәк. Уенда 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Уен Россия тарихы белән бәйләнгән биш тематик раундтан торды. Катнашучыларга төрле авырлыктагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Һәр җавап буенча фикер алышуга 15-60 секунд бирелде. Җиңү өчен өч команда көч сынашты. Нәтиҗәдә «Бердәм гибридлылар» командасы егетләре зур булмаган, шулай да өстенлек белән җиңү яуладылар. Интеллектуаль ярыш ахырында балалар дипломнар һәм татлы бүләкләр алдылар.
Белешмә
Халыклар бердәмлеге көне 1612 ел вакыйгалары истәлегенә оештырыла, ул вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша басып алучыларыннан азат итә. Тарихи яктан бу бәйрәм XVII гасырда Россиядә фетнә чоры тәмамлану белән бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International