Район башлыгы котлавы

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу - ата-бабаларыбыз өчен горурлык, бөек халыкның туплануы һәм бердәмлеге символына әверелгән мөһим истәлекле дата. Илебездә төрле милләт кешеләре күп яши, һәм шуны истә тотарга кирәк: без бердәм. Безнең Алексеевск районы да халыклар дуслыгы ныклыгы үрнәге булып тора, бездә руслар һәм татарлар, чуаш һәм мордвалар дус һәм тату яши. Кадерле алексеевскилылар! Сезнең җаваплы гражданлык позициягез, инициативагыз һәм булдыклылыгыгыз, ә иң мөһиме – эшләрегездә һәм уйларыгызда чын-чынлап бердәмлек   районыбызның алга китүе итү өчен ышанычлы нигез булып тора. Шушы искиткеч бәйрәмдә – Халыклар бердәмлеге көнендә – мин Алексеевск районының барлык халкына игелекле эшләре, җәмәгать башлангычлары, зур һәм кечкенә казанышлары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм, чөнки  кече ватаныбызга һәм бөек илебезгә мәхәббәт, туганнар һәм якыннар турында кайгырту нәкъ менә аларда. Бу бәйрәм көнендә без барыбыз да зур илебезнең бер халкы булуыбызны аңласак идек.

 

6 ноябрьдә республикабызның дәүләт бәйрәме – Конституция көне билгеләп үтеләчәк. Татарстан Конституциясенең принципиаль нигезләмәләре дистә еллар дәвамында үзгәрешсез кала. Нәкъ менә Конституция җәмгыять һәм шәхес ирегенең гаранты булып тора Бу бәйрәмнәр бүген дә төрле буын, милләт һәм халык, социаль катлау һәм дин әһелләрен, тыныч хезмәтчәннәрне һәм сугышчыларны  Ватаныбызның азатлыгы, мөстәкыйль үсеше һәм иминлеге хакына берләштерергә тиеш.

Барыгызга да тынычлык, яхшылык, бәхет һәм иминлек, Россия хакына хезмәттә уңышлар телим!

Район башлыгы

Сергей ДЕМИДОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International