Алексеевск районында туңга сөрү эшләре дәвам итә.
29 октябрьгә 64565 гектарның 60 мең гектарга якыны эшкәртелде инде, бу планның 93% ын тәшкил итә. Район хуҗалыклары шулай ук терлек азыгы әзерләүне дәвам иттерәләр. Бүгенге көнгә 3845 га чәчүлекләр силоска урылды. Силоска 57125 тонна кукуруз яшел массасы салынды. Алексеевск районы буенча терлек азыгы белән тәэмин ителеш 100% ка якынлаша.
Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәстәрләү белән беррәттән техник культураларны чабып җыю да дәвам итә. Бүгенге көнгә 5535 га көнбагыш җыеп алынды, 8933 тонна суктырылды, уртача уңышлылык һәр гектардан 16,1 центнер тәшкил итте. Бөртеккә кукуруз урып-җыю дәвам итә. 1960 га җыеп алынды, 8577 тонна суктырылды, уртача уңышлылык һәр гектардан 43,8 центнер.