Районда мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше дәвам итә. Балалар төрле һөнәрләрне үз күзләре белән күрү һәм киләчәктә аларга нинди юнәлеш кызыклы булуын яхшырак аңлау өчен предприятие һәм оешмаларга йөриләр.
Чираттагы шундый очрашу Алексеевск район судында узды. Бистә мәктәпләренең 9-10 сыйныф укучылары «Адан Яга кадәр гадел хөкем»проекты кысаларында суд системасы эше белән таныштылар.
Укучыларга суд эше ничек баруы, биредә нинди белгечләр эшләве һәм юридик һөнәргә юлның нәрсәдән башлануы турында сөйләделәр. Мондый очрашулар өлкән сыйныф укучыларына булачак белгечлекне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.