ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда мәктәп автобусларына техник карау үткәрелде. Транспорт чараларының төзеклеген һәм машина йөртүчеләрнең кирәкле документлары булу-булмавын башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббарорв, шулай ук мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тикшерде. Барлык вакытлы күрсәтмәләр кыска срокларда бетерелде.