Алексеевскиның беренче призывниклары армиягә хезмәт итәргә киттеләр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрьдә сигез  призывник Казанга җыелу пунктына озатылды. Иртән иртүк егетләрне озатырга хәрби комиссариатка туганнары һәм дуслары килде. Ватанны саклаучыларга юл теләкләре белән  башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров һәм хәрби комиссар Владимир Макаров чыгыш ясады, алар егетләргә яхшы хезмәт итеп, сау-сәламәт булып һәм җитлегеп, өйләренә кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International