Якташыбыз Елена Клюшкина Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә сентябрьнең соңгы көннәрендә узган, зурлар арасында билбау көрәше буенча дөнья Чемпионатыннан көмеш призер булып кайтты.
Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел генә кызга спорт мастеры һәм Россия чемпионы исеме бирелгән иде. Бу юлы зур ярышларда катнашырга тәҗрибәсе булмауга һәм дулкынлануына карамастан, узган сезон чемпионкасы әлеге кискен көрәштә Үзбәкстаннан үзеннән өлкән спортсменкага гына бирешеп, көндәшләрен лаеклы җиңде. Билбау көрәше буенча Россиянең өлкән тренеры Әдип Вәлимиев билгеләп үткәнчә, Ленаның киләчәге якты, күнегүләр генә ясарга кирәк.