Ветеранга - котлаулар

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

  Район башлыгы Сергей Демидов   Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиев Вагыйз Вәли улын 95 яшьлеге  белән котлады.

Вагыйз Вәли улы Алексеевск районының Урманасты Шунталысы авылында яши. Ул ишле крестьян гаиләсендә туа.  Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта  Горьковец лагерьларында хезмәт итә, Япония белән сугышларда катнаша.  Сугыштан соң өйләнеп җибәрә. Хатыны белән бергә  биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта кызы тәрбиясендә яши.  Юбилярның 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Алдыгызда баш иябез, ветераннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International