23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчдәсе пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны (8-800-100-26-27) эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге 9дан кичке 6 га, җомга көнне 9 дан 4 тулырга 15 минутка кадәр кадәр эшли. Төшке ял - 12.00 дән 12 тулырга 15 минутка кадәр.