Район мәдәният йортында Призывник көне хөрмәтенә куелган концертта булачак Ватанны саклаучыларны сәламләделәр. Балаларга хәрби комиссар Владимир Макаров, протоиерей Павел Чурашов һәм мөселманнар җәмгыяте аксакалы Нургаен Исхаков юл теләкләре теләделәр.
Моның алдыннан егетләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын хөрмәтләп искә алдылар, шулай ук сугышчы-интернационалистлар һәм чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.