КФҮ аша ЕСИАга

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

ЕСИА - ул төрле федераль, төбәк һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдаланырга мөмкинлек бирүче бердәм хисап язмасы. Мәсәлән, аның ярдәме белән пособиеләр һәм социаль түләүләр рәсмиләштерергә, ташламалар алырга, салымнар буенча штрафлар һәм бурычлар турында белергә, баланы балалар бакчасына чиратка куярга, аны мәктәпкә яздырырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә була.
Бу мөмкинлектән файдалану өчен системада теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң онлайн-режимда (gosuslugi.ru) кеше гадиләштерелгән хисап язмасын ала, аның мөмкинлекләре Дәүләт хезмәтләре порталында чикләнгән. Аны раслаганнан соң гына барлык электрон сервислардан файдаланырга мөмкин булачак.
ЕСИА да хисап язмасын берничә ысул белән расларга мөмкин: КФҮ аша, раслау кодын почта хаты белән заказ биреп яки электрон имза аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International