Алексеевск районы мәдәният йортында "Мәдәният" илкүләм проекты буенча җәмәгать тыңлаулары булды. Район башлыгы урынбасары Галина Белова һәм мәдәният бүлеге начальнигы Артур Соловьевны тыңладылар.
Галина Владимировна билгеләп үткәнчә, безнең район тарихында бер үк вакытта өч авыл мәдәният йорты төзеп, берсендә капиталь ремонт үткәрү тәҗрибәсе булмаган. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында шулай ук 300 урынга исәпләнгән Биләр авыл мәдәният йортын төзү эшләре башланды һәм Кыркүл авылында 200 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты төзелә. Войкино авылында 50 урынлы яңа авыл мәдәният йортын төзү тәмамланып килә.