Гражданнарның үзара салым акчасына

2019 елның 18 октябре, җомга

 

Гражданнарның үзара салым акчасына Ромодан авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл һәм балалар мәйданчыгы төзелде.
Хәзер кечкенә генә торак пункт - Савинск бистәсе  халкына, ветераннарга, бергә җыелып, сугыш елларында һәлак булучыларга баш ияр урын бар,  -  дип уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Ирина Чекалина. - Үзара салым акчасы бары тик һәйкәлгә генә җитте, шуңа күрә бистәнең инициативалы кешеләре киләсе елны көтеп тормыйча, койманы мөстәкыйль төстә  куярга карар иттеләр. Авыл активисты булган ун гаилә аны сатып алуга акча җыйды. Күптән түгел Юрий Варламов, Владислав Калашников, Александр Максимов, Александр Иванов койма койдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел үзара салым программасында поселок халкының 100% ы катнашты.

- Беренче ферма торак пунктында барлыгы 12 торак йорт   бар. Аз санлы булуга карамастан, анда яшәүчеләр үзара салым программасында актив катнашалар. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар бар, җәй көне бу авыл халкының оныклары каникулга кайта. Шуңа күрә быел үзара салым акчасына балалар каруселе сатып алынды һәм урнаштырылды. Авыл активистлары Гомәр Мөхәммәдиев, Айнур Вәлиев, Евгений Владимиров карусель куйдылар. Әмма эш моның белән генә тукталмады. Авылда туып-үскән Илсур Вәлиев үз кулы белән ныклы балалар таганын эретеп ябыштырды. Бик зур рәхмәт аңа.

Балалар мәйданчыгы чикләре автомобиль покрышкалары белән әйләндереп алынды һәм буялды. Эскәмияләр куелды,  комлык ясау өчен ком китерелде. Бу эшләр Беренче ферманың актив халкы тарафыннан башкарылды. Шунысы куаныч, халык балалар мәйданчыгын чиста һәм тәртиптә тота. Айнур Вәлиев ике тапкыр үлән чапты. Тынгысыз халык башкарылган эшләрдә тукталып калырга теләми, киләсе елга балалар мәйданчыгын киңәйтү, үзара салым акчасына тагын өйчек һәм комлык өстенә кую өчен зур зонт  сатып алу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International