Лаеклы бүләк

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

 

 

  «Родина» колхозы механизаторы Фәрит Гатинга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

 Әлки районының Татар Бррнае авылында туып үскән Фәрит Сәетгәрәй улы агросәнәгать комплексында 1980 елдан бирле эшли. Ул хезмәт юлын туган авылында башлап җибәрә. 2002 елдан бирле “Родина” колхозында  ДТ-75 тракторында хезмәт куя. Бу еллар эчендә ул үз вазыйфаларын намус белән һәм бөтен күңелен биреп башкара. Эш сөючәнлеге, тыңлаучанлыгы һәм җиңел булмаган механизатор  хезмәтенә бирелгәнлеге белән аерылып тора ул.  Үз тракторын һәм чәчү агрегатын  кыр эшләренә вакытында әзерли, шуңа күрә аның техник сәбәпләр аркасында  туктап торганы юк. Аның тракторы һәрчак төзек, бу ахыр чиктә  югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Яшь механизаторлар өчен үрнәк һәм остаз булып тора. Оешканлыгы һәм тәртипле булуы аркасында  язын һәм көзен сөрүдә колхоз хезмәтчәннәре өчен лидер һәм үрнәк булып санала. Кыш көне фермада бульдозерда эшли.

  “Фидакарь хезмәт өчен” ТР  медале һәм  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Мактау грамотасы бар. Беренче класслы механизатор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International