Гражданнарның үзара салымы буенча референдум үткәрү көнен   күчерү турында

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында»гы 2002 елның 12 июнь, 67-ФЗ санлы Федераль законның 15 нче маддәсе нигезендә Алексеевск шәһәр җирлеге Советы Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә яшәүче гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрү көнен  2019 елның 1 декабренә күчерү турында 2019 елның 9 октябре карарын кабул итте.

 Кабул ителгән карар белән Интернет челтәрендә  Алексеевск муниципаль  районы сайтында, шулай ук  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International