Нәрсә ул грипп?
Грипп - югары сулыш юлларының лайлалы тышчасы зарарлану, бизгәк тоту, агулану, шулай ук йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системалары эшчәнлеге бозылу белән характерлана торган кискен вируслы йогышлы авыру.
Грипп - кышкы сезондагы иң авыр һәм киң таралган вируслы авыруларның берсе. Балалар гриппка аеруча нык бирешүчән. Сәбәбе - җитәрлек формалашмаган иммунитет.
Балаларда инфекциянең катлаулану ихтималы зур. Аларда грипп авыр узарга мөмкин. Инфекцияне гриппның өч серологик типтагы - А, В һәм С тибындагы вирусы китереп чыгара. Вирус оешкан коллективларда бик тиз тарала.
Грипп вирусы еш кына төчкергән яки ютәлләнгән вакытта баладан балага күчә.
Вирусның көнкүреш әйберләре, бала уенчыклары, савыт-саба, эчке кием аша күчү ихтимлы зур. Вирус өстәл өсләрендә, ишек тоткаларында, шулай ук ручка һәм карандашларда 2 сәгать дәвамында сакланырга сәләтле.
Балалар өслекләргә, аннары авыз-борыннарына, күзләренә еш кагылалар.
Грипп белән авыручы симптомнар барлыкка килгәнче 24 сәгать эчендә һәм беренче көннәрдә аеруча куркыныч.
Баланың грипп йоктырган кешеләр арасында булганда,
гриппка каршы вакцинация үткәрелмәгәндә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә, аерым алганда, кулларын юмаганда авыруны йоктыру ихтималы зур.
Балаларда гриппның билгеләре нинди?
Балаларда грипп билгеләре авыру өлкәннәрдәге симптомнардан аерылмый, ләкин кече яшьтәге балалар авыруның яшен тизлегендә бигрәк тә иртә катлаулануына дучар булалар. Аларда еш кына пневмонияне (үпкә ялкынсынуы) диагностикалыйлар, ул авыруның беренче көннәрендә үсәргә мөмкин.
Кискен башлану:
авыру бизгәктән кискен башлана, температура 40,5 градуска җитәргә мөмкин.
Шулай ук тән сызлый, баш, тамак авырта.
Сүлпәнлек, хәлсезлек, үзеңне начар хис итү һ. б.лар күзәтелә, борын тыгыла, лайлалы тышчалар кибә, коры ютәл, күзләр кызара, күзләр авырта.
Кайбер очракларда балада күңел болгану, косу, диарея кебек симптомнар булырга мөмкин.
Грипп вакытында шуңа бәйле авыруларның кискенләшүе ихтимал.
Грипптан өзлегүләр арасында пневмония аеруча еш очрый, ул еш кына үлемгә китерә.
Балаларда гриппны дәвалау педиатр контролендә үткәрелә, хастаханәгә яткыру да таләп ителергә мөмкин.
Бала хастаханәгә мәҗбүри тәртиптә грипп авыр, катлауланулар белән уртача авырлыкта узган очракта, әгәр авыру яңа туган бала булса яткырыла.
Ашыгыч ярдәмне нинди очракта чакыртырга кирәк?
· тын алу авырлашса,
· тире зәңгәрләнсә,
аңда буталчыклык, ярсучанлык булса, тән тартышса;
· косса;
· сидек бүленеп чыгуы кимесә.
Баланы грипп йоктырудан ничек саклап калырга?
Гриппны булдырмый калуның иң яхшы ысулы - ел саен гриппка каршы прививка ясау. Гриппка каршы вакцинация
эпидемия алды чорында - авырулар саны дәрәҗәсе күтәрелгәнче үткәрелә.
Оештырылган коллективларда - балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә авырулар саны арту чорында табиб яки шәфкать туташы авыручыларны ачыклау максатында иртә белән балаларны карап чыга.
Эпидемия кызган чорда гриппны булдырмау чаралары:
· җәмәгать транспортында, өйгә кайткач, һәр сәфәрдән соң кулларны җентекләп юарга кирәк. Кул юарга мөмкинлек юк икән, үзең белән бактерияләргә каршы дымлы салфетка яки гель булдырырга киңәш ителә;
· биткә, авызның лайлалы тышчасына, борынына пычрак куллар белән кагылмаска кирәк;
· кешеләр күпләп җыелган урыннардан качыгыз;
· әгәр бала авырый икән, карау вакытында аның өчен медицина битлегеннән файдаланыгыз;
· әгәр балагыз авырып китсә, аны өйдә калдырыгыз. Бу инфекция таралу куркынычын киметеп кенә калмаячак, ә бәлки
тормыш өчен куркыныч өзлегү очракларының арту ихтималын да киметәчәк.