Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән котлый:
- Хөрмәтле авыл эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм җирдә яшәүче һәм хезмәт куючы, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә тир түгеп, күп санлы кыенлыкларга карамастан, үсемлекчелек һә м терлек асрау белән шөгыльләнүче бөтен кешене берләштерә.
Безнең иртәгесе көнгә ышанычыбыз, иҗтимагый һәм сәяси тотрыклылык, илнең азык-төлек куркынычсызлыгы игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар һәм күп кенә башка һөнәр белгечләренең хезмәт нәтиҗәсенә бәйле.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең югары профессионализмы, аларның бөтен күңелләрен биреп эшләүләре һәм сайлаган эшләренә бирелгәнлекләре хөрмәткә һәм танылуга лаек. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен, бигргәк тә ветераннарны, производство алдынгыларын фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, крестьян бурычына тугры булулары өчен чын күңелдән котлыйм.
Кадерле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре, сезгә авыр, ләкин игелекле хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм яхшылык телим!