Район башлыгы Сергей Демидов көзге ярминкәдә авыл җирлекләре башлыкларына яңа трактор ачкычларын тапшырды.
Чиркәү мәйданында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Фермерлар, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, шулай ук районның сәүдә предприятиеләре сатуга үз продукцияләрен чыгардылар. Ярминкәдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Демидов сәламләде, ул, бүген алексеевскилылар продукцияне түбән бәядән алачаклар, дип билгеләп үтте. Сергей Анатольевич Кыр Шунталысы һәм Биләр авыл җирлекләре башлыкларына барлык кирәкле җиһазлары белән трактор ачкычларын тапшырды. Яңа машиналар Татарстан Президенты гранты акчасына сатып алынган.
Ярминкәдә шулай ук район үзәген төзекләндерү буенча конкурска йомгак та ясалды. Төзекләндерү буенча конкурста җиңеп чыккан һәм призер булган район үзәге гаиләләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров тапшырды.