Алексеевск районыннан Петр Зайцев иң яхшы яшь комбайнчы булды.
11 октябрьдә “Хезмәт кешесен данлыйк” дигән республика конкурсының җиңүчесе билгеләнде, аның финалы Алексеевскида узды.
Бер көн алдан 15 иң яхшы яшь комбайнчы Алексеевск аграр көллияте базасында конкурсның теоретик һәм практик өлешләрендә үз осталыгын күрсәтте. Барлык тур йомгаклары буенча жюри “Алексеевск” халык предприятиесенең яшь комбайнчысы Петр Зайцевны җиңүче дип тапты. Аның өчен инде бу конкурста өченче тапкыр җиңәргә омтылыш. Шунысы үзенчәлекле, яшь комбайнчыларның әлеге конкурсы моннан унбер ел элек нәкъ менә Алексеевскида старт алган. Петр үзе әйтүенчә, аңа җиңәргә тәҗрибәсе һәм белеме булышкан.
Яшь комбайнчы быел университетны тәмамлап, армиягә хезмәт итәргә китәргә хыяллана.
Конкурста икенче урынны - Арча районныннан Илшат Нәфыйков һәм өченче урыннын Зәй районыннан Рөстәм Мөхәммәтдинов яулаган.