Октябрь башында узган Өлкәннәр ункөнлегендә районда өлкән яшьтәге кешеләр катнашында бик күп чаралар үткәрелде. Аларның кайберләре турында без газета укучыларыбызга сөйләгән идек инде. Бу материалда шулай ук укучыларны мөһим вакыйгалар белән таныштыруны дәвам иттерәбез.
Чәршәмбе көнне 1 нче спорт комплексының актлар залында «Вдохновение» ветераннар хоры «Дуслар очрашуы» дип исемләнгән концерт куйды. Бу кичәгә килгән тамашачылар хор башкаруында үзләре яратып өлгергән җырларны ишеттеләр. Бәйрәм программасы хор җырыннан гына тормады. Җырларны сәхнәдән дуэтлар, квартетлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар ветераннар хоры коллективлары башкарды. Моннан тыш, Антонина Самсонова, Галина Ракова һәм Эльдус Мөхәммәдов тамашачыларны чегән биюе һәм хәрби танго башкарулары белән шаккатырдылар.
Җыелучыларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин котлады. Ул, залда утыручы әби-бабаларның аларның оныклары һәм оныкчыклары өчен иң мөһим кешеләр булуын билгеләп үтте.
Чараны оештыручы ветераннар советы рәисе Елена Макарихина да тамашачыларга һәм хорга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук Елена Степановна Антонина Валентиновна Самсонованы 60 яшьлек юбилее белән котлады. Совет рәисе күптән түгел юбилей датасын билгеләп үткән ветераннар хоры җитәкчесе Гөлфания Казилова адресына да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тамашачылар исеменнән башкаручылар адресына комплиментларын кызганмаган Ирина Зиновьева хорда катнашучыларга матур концертлары өчен рәхмәт әйтте. Ә тамашачылар үзләре әле залдан бик озак китәселәре килмәде.
Речное клубында узган Өлкәннәр көнен бәйрәм итүдә өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләделәр. Клуб директоры Людмила
Жукова хәбәр иткәнчә, район бюджеты акчасына сый-нигъмәтләр белән бәйрәм өстәле әзерләнгән, ә клубның үзешчән сәнгать коллективы «тантана сәбәпчеләре» өчен якты иҗади бүләк әзерләгән. «Алтын көз" бәйрәм программасын авыл мәктәбе директоры Н. И.Каргалева
ачып җибәрде, ул өлкән буынны өлкәннәр көне белән котлап, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Концертның матур программасы барлык катнашучыларга чын бәйрәм кәефе тудырды, һәм таныш җырларга бөтен зал кушылып җырлады. Бәйрәм ашы вакытында өлкән буын кешеләре адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Чәй табыны янында әбиләр һәм бабайлар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын җырладылар, конкурсларда актив катнаштылар, кечкенә сәхнәләрдә биеделәр. Бәйрәм халәте беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай хисләр алдылар.