Чуаш Майнасы авылында преподобный Сергий Радонежский чиркәве престолын бөек изгеләндерү булды. Бәйрәм гыйбадәтен Владыка Игнатьев җитәкләде. Авыл өчен әһәмиятле вакыйгага кешеләр күп килде. Епископ мәхәллә кешеләрен чиркәүне изгеләндерү белән котлады. Гыйбадәт кылганнан соң Владыка Игнатьев мәхәллә активистлары белән аралашты һәм гыйбадәтханә төзегәндә хезмәт куйган хезмәткәрләрне чиркәү бүләкләре һәм грамоталары белән бүләкләде. Медальләр белән Геннадий Чехонин һәм Николай Сторожев бүләкләнде. Епископ билгеләп үткәнчә,
бу гыйбадәтханәне изгеләндерү Сергий Радонежский, Троица-Сергиева Лавра белән элемтә булып тора:
- Бу - барыбыз өчен, авыл өчен зур вакыйга. Преподобный Сергий безнең халыкны агарту, җирләрне җыю өлкәсендә куп эшли. Хәзер дә изге Сергийга дога кылабыз.