Алексеевск
районында көзге ярминкәләр узачак
Шимбә көнне, 12 октябрьдә, район үзәгенең Чиркәү мәйданында
традицион көзге ярминкә узачак.
Сәүдә - иртәнге сәгать 7 дә, мәдәни программа
8 дә башланачак. Бу көнне район халкы һәм кунаклары түбән бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе: бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, бал, ит һәм башка бик күп нәрсәләр сатып ала алачаклар. Ә үз хуҗалыкларында терлек, кош-корт асраучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан ашлык фуражы, печән һәм салам сатылачак. Үз транспорты булмаган
кешеләр өчен социаль такси эшләячәк, ул авыл хуҗалыгы продукциясен өйгә китерәчәк. Шулай ук район үзәге урамнары буйлап теләге булган кешеләрне ярминкәгә бушлай алып бара торган автобус
йөриячәк. Һәрвакыттагыча ярминкәгә килүчеләрне бистә һәм авыл җирлекләре үзешчән артистлары катнашында мәдәни программа көтә. Ә балалар төрле ярышларда катнаша алачак. Моннан тыш, көзге көндә кайнар чәй белән җылынырга, бер үк вакытта хуш исле коймак белән сыйланырга мөмкин булачак.